Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында алтынчы тапкыр Рафыйк һәм Рәшит Бәхтияровлар истәлегенә багышланган чаңгы ярышы узды

Быел Бакырчы авылында алтынчы тапкыр Рафыйк һәм Рәшит Бәхтияровлар истәлегенә багышланган чаңгы ярышы оештырылды.

Көн дә искиткеч матур булды – чын спорт бәйрәме!
7 яшьтән алып 70 яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша алды. Елдан-ел бу ярыш үзенә тагын да күбрәк спорт сөючеләрне җыя.

Җиңүчеләрне билгелибез:

Олылар (ир-атлар) арасында:  1 урын – Әнәс абый Закиров  2 урын – Равил абый Бәхтияров.  3 урын – Рафис Салахиев

Хатын-кызлар арасында:  1 урын – Фирдәүсә Халитова һәм Алинә Мөхетдинова  2 урын – Рания Борһанетдинова  3 урын – Гөлнур Бакаева.

- Балалар да ел саен бу ярышта бик теләп катнаша, җитди әзерлек белән киләләр. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ярышның төп спонсоры булган Бәхтияровлар гаиләсенә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Киләчәктә дә бу күркәм традиция дәвам итсен, чаңгы ярышы ел саен безне берләштерсен дигән теләктә таралыштык, — дип хәбәр итә Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев