Бакырчы авылы «Бер минут тынлык» һәм «Хәтер шәме» акцияләренә кушылды
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнен, Бакырчы авылы халкы, бу көнне, авыл уртасында урнашкан обелиск янына җыелып, Бөтенроссия буенча игълан ителгән «Бер минут тынлык» һәм «Хәтер шәме» акцияләренә кушылып искә алды.
Сугыш 27 миллионнан артык совет гражданын – хәрбиләрне, картларны, балаларны, тыныч халыкның гомерен өзде. Бу безнең халык тарихында зур фаҗига, кайгы. Без – бу коточкыч сугышта җиңгән кешеләр буыны. Һәм без һәрвакыт моның белән горурланачакбыз.
Бу датаны онытырга хакыбыз юк. Ул безгә көч бирә, нинди илдә яшәвебезне һәм безнең ата-бабаларыбызның нинди булуын аңларга мөмкинлек бирә. Ләкин бүген без яңадан нацизм белән көрәшергә мәҗбүр, безнең егетләр яңадан алгы сызыкта. Алар Бөек Җиңү истәлегенә хәрби бурычларны лаеклы хәл итәләр, безне, Ватаныбызны яклыйлар.
Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев