Авыл күленнән — зур җиңүләргә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл күленнән — зур җиңүләргә

Итек киеп, авыл күлендә хоккей уйнап үскән малайлар бүген — чын ир-егетләр, авыл горурлыгы!

Татар Танае егете Ранил Уразов та үзенең беренче адымнарын авыл күлендә ясаган. Ә кичә ул Түбән Урысбага авылында узган хоккей турнирында катнашып, авылдашлары белән бергә җиңү яулады! Кубок безнекеләр кулында!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Егетләребезне кайнар котлыйбыз!

Сезнең өчен махсус: уенның кызыклы мизгелләре һәм җиңүчеләрнең хис-кичерешләре турында газетабызның алдагы санында укый аласыз.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев