Олы Ачасыр авылында гомер итүче хөрмәткә лаеклы, сабыр, юмарт, киң күңелле ак әбиебез Әлфия апа Минһаҗева шушы көннәрдә күркәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әлфия апа – ярдәмчел, авыл өчен янып яшәүче, һәркемгә терәк һәм үрнәк булган кеше. Ул 2 ир бала тәрбияләп үстергән, аларга хезмәт сөючәнлек, шәфкатьлелек һәм кешелеклелек сыйфатларын сеңдергән. Бүгенге көндә ул улы янәшәсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
Олуг юбилее уңаеннан Әлфия апаны районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров тәбрикләде. Юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, матур картлык һәм озын гомер теләделәр.
Кадерле Әлфия апа! Сезгә алдагы көннәрегездә дә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, күңел җылысына төренеп, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын!
Нет комментариев