Акъегет мәктәбендә Кроссворд көненә багышланган уен-викторина уздырганнар
Акъегет авылы мәктәбендә «Кроссворд көне» уңаеннан, Рәшидә Борһанова балалар белән уен-викторина үткәрде.
Бу көнне балалар шундый гадәти булмаган бәйрәм – кроссвордның туган көне барлыгын белделәр.
Бу сүзләр белән дөньяда иң популяр уен атала, аны балалар һәм өлкәннәр уйный. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә кроссворд – сүзләрнең кисешүе.
Балалар кроссворд тарихындагы кызыклы фактлар белән таныштылар, 25 970 сүздән һәм 132 мең шакмактан торган дөньядагы иң зур кроссворд турында белделәр, ул Гиннес рекордлар китабына кертелгән һәм 2010 елда «Русский кроссворд» газетасында басылып чыккан.
– Кроссвордларны чишү – файдалы һәм гыйбрәтле шөгыль, ул кешене тырышлыкка өйрәтергә ярдәм итә һәм хәтерне күнектерә, шулай ук дуслар белән ял итү өчен менә дигән ысул, – дип сөйли Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев