Акъегет мәдәният йортында яшь кызлар макраме техникасында штора тасмалары үрергә өйрәнделәр
Иҗатта чикләр юк!
11 август көнне Акъегет мәдәният йортында «Мәхәллә» проекты кысаларында авылның яшь, тырыш кызлары белән бик матур һәм файдалы чара уздырганнар. Бу юлы макраме техникасында тәрәзә шторасын эләктереп куя торган матур тасмалар үрергә өйрәнгән алар.
Мондый кул эшләре күңелгә рәхәтлек бирә, иҗади сәләтләрне үстерә, ә иң мөһиме — яшьләрне файдалы һөнәрләргә өйрәтә.
Кызларга тырышлыклары, кызыксынулары һәм матур эшләре өчен зур рәхмәт!

Ә сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһановага аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул үзе дә бер генә дә тик тормый, гел яңа идеяләр белән яна, кызларны төрле һөнәрләргә өйрәтергә, иҗатка җәлеп итәргә тырыша.
Кул эшенә осталык — буыннан-буынга күчкән матур мирас. Аны яшьләр белән бергә саклау һәм дәвам итү — зур эш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев