Әйшә гимназиясендә Россиядә халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән 2026нчы ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде.
- Бүген Әйшә гимназиясендә шушы елны ачу тантанасы булып узды. Анда нче һәм 8нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Алар мәктәбебездә укучы төрле милләт халыклары турында мәгълүмат бирде, аларның милли ашлары тәкъдим ителде. Чыгышлар җыр һәм бию белән үрелеп барды.
Чараны гимназиябезнең туган (татар) тел укытучысы Гөлинә Хаметзянова оештырды. Ул ике дәүләт телендә: татар һәм рус телләрендә алып барылды. Бәйрәм уңай атмосферада узды.
Шушы чара кысаларында 21нче февраль Халыкара туган телләр көне дә билгеләп үтелде. Гимназиябездә төрле милләт укучылары белем ала. Шулай булуга да карамастан, алар бер-берсе белән дус һәм тату яши. “Бердәмлектә - көч!”- дип яза гимназиянең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев