Җәй уртасы, туган көн һәм дару үләннәре: «Хәзинә» коллективы табигать кочагында
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җәй уртасы, туган көн һәм дару үләннәре: «Хәзинә» коллективы табигать кочагында

Бүген безнең «Хәзинә» фольклор коллективы өчен икеләтә күңелле һәм файдалы көн булды!

Безнең иң актив, мәзәкчән, шаян һәм һәрвакыт шат күңелле кызыбыз — Рәмзия Габдрахманованың гомер бәйрәме! Без аны чын йөрәктән туган көне белән тәбрик иттек, иң матур һәм изге теләкләребезне җиткердек. 

Июль аена да аяк бастык — бу җәйнең нәкъ уртасы! Дару үләннәрен җыяр чак җитте дип, барыбыз бергә табигать кочагына сәяхәткә юл тоттык. Игътибар белән карасаң, тирә-юнебез үләннәр дәрьясына күмелгән. 

- «Дару үләннәре — сәламәтлек чыганагы» дигән шигарь астында төрле үләннәр, чәчәкләр җыйдык. Шул ук вакытта аларның файдасы, сәламәтлеккә йогынтысы һәм ничек дөрес итеп куллану турында бик кызыклы фикерләр алыштык. Көнебез искиткеч узды, - дип яза Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.


Нет комментариев