4 каһарман апа: Олы Ачасырда тыл ветераннарын бүләкләделәр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

4 каһарман апа: Олы Ачасырда тыл ветераннарын бүләкләделәр

Авылыбызның кадерле өлкәннәре, тыл ветераннары — безнең горурлыгыбыз!

Бүгенге тыныч күк йөзе, якты тормышыбыз өчен без сезгә бурычлы. Сезнең һәркайсыгыз — үзе бер тарих, үзе бер үрнәк.

Хөрмәтле Сиразиева Хәлимә апа, Замалиева Хәлимә апа, Харисова Бибинур апа, Тарасова Клавдия апа! Сезнең алда баш иябез.

Бүләкләү мизгелләре — ул сезнең фидакарь хезмәтегезгә кечкенә генә рәхмәт билгесе. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез!


Нет комментариев