Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә китапханәсендә «Татарча диктант» акциясе кысаларында матур һәм мәгънәле чара узды

Мондый чаралар туган телебезгә мәхәббәтне арттыра, аны сакларга һәм үстерергә илһам бирә.

Әлеге чараны китапханәче Миңнеханова Кристина Анатолий кызы оештырды. Ул диктантта катнашучылар өчен алдан ук махсус бланклар әзерләп куйган иде, һәркемне җылы каршылап һәм эш барышын төгәл итеп алып барды.

Диктант язганнан соң, катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды — һәркайсына «Татарча диктант» исеме астында Грамоталар бирелде. Бу исә чарага тагын да бәйрәм рухы өстәде.
 

Катнашучылар очрашудан бик канәгать калды. «Барыбызга да бу очрашу бик ошады. Китапханәчегә зур рәхмәт», — дип үз фикерләре белән уртаклаша Сөмбелә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев