Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«25 солдатка өмет»: Әфган сугышы ветераны Норлатта изге эш башкара

Норлат авылында яшәүче Әфган сугышы ветераны Ирек Садыйков өчен «чит борчу» дигән төшенчә юк. Ул сугышның ачысын да, югалтуын да, солдат тормышының никадәр авыр булуын да үз җилкәсендә татыган кеше. Шуңа күрә бүгенге көндә МХОда хезмәт итүче егетләр язмышы аңа аеруча якын, аеруча кадерле.

Фото: Роза Ягудинаның шәхси архивыннан

Ирек абый тик утыра торганнардан түгел. Кулы эш белә, күңеле ярдәм итәргә ашкына. Ул үз куллары белән коткару (исән калу) беләзекләре үрә. Гади генә бау кебек тоелган бу әйберләрнең фронтта никадәр кирәкле булуын ул сугышчан тәҗрибәсеннән яхшы белә. Кирәк чакта ул бау йөк күтәрергә дә, нәрсәдер беркетергә дә, хәтта гомерне саклап калырга да ярдәм итә ала. Кайчакта нәкъ менә шундый гади әйберләр солдат өчен иң кадерлесе була.

Һәр беләзеккә ветеран үзенең күңел җылысын, изге теләкләрен сала. Аларны үргәндә, һәрберсе исән-сау әйләнеп кайтсын иде, дип тели. Чөнки сугышта булган кеше тыныч тормышның, кеше гомеренең бәясен башкалардан яхшырак аңлый.

– Күптән түгел Ирек Садыйков «Өмет» волонтерларының Норлат штабына 25 коткару беләзеге тапшырды. Бу – сан гына түгел. Бу – 25 солдатка өмет, ярдәм кулы, терәк дигән сүз. Без якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Солдатларыбызга күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның игелекле куллары ясаган һәр беләзек егетләребезне сакласын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын, – дип җиткерде Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев