Яшел Үзән ветераннары игътибар үзәгендә
А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы җитәкчелеге һәм профком һәм Ветераннар Советы әгъзалары Бөек Ватан сугышында ветераннары, озак еллар заводта эшләгән Н.Левагин, Е.Дубровин, А.Салаватуллин һәм К.Корсаков янында булып, ветераннарның тормыш-көнкүрешләре белән танышты, бәйрәм белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Рәсемдә Әнвәр Лотфулла улы Салаватуллин. Ленинград фронтында сугышкан, Польшаны, Балтыйк буен азат итүдә катнашкан. Хәрби техниканы ташучы аерым батальонда хезмәт иткән. Сугыш барышында контузия алган, яраланган. Заводның 21нче цехында 53 ел туктаусыз эшләгән. "Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен", "К. Жуков", "Россия Флотына 300 ел" медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев