Васильево бистәсендә стационарның дүрт катлы бинасына капиталь ремонт тәмамланды
Яшәеш

Васильево бистәсендә стационарның дүрт катлы бинасына капиталь ремонт тәмамланды

Быел бинаның беренче һәм икенче катлары яңартылды.

Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ РТ)

Төзүчеләр иске конструкцияләрне сүтү, заманча керү төркеме булдыру, бүлмәләрне эчке яктан ремонтлау һәм инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләрен башкарды. Нәтиҗәдә, пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы һәм имин шартлар тудырылды.

Яңартылган бинаның мәйданы – 1250 кв. метр. Биредә терапия, кардиология, хирургия, неврология, гинекология һәм физиотерапия бүлекләре урнашкан. Шулай ук клиник-диагностика лабораториясе эшли.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев