Татарстанда ай саен 10 меңнән артык кеше MAX аша больничный кәгазен яба
Яшәеш

Татарстанда ай саен 10 меңнән артык кеше MAX аша больничный кәгазен яба

Сервис эшли башлаганнан бирле мессенджер аша якынча 136 мең телемедицина консультациясе үткәрелгән, 100 меңнән артык больничный кәгазе ябылган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Халык арасында тагын бер популяр хезмәт – табибка кабул итүгә дистанцион язылу. Бу мөмкинлектән республикада 300 меңнән артык кеше файдаланган.

Шунысы уңайлы: сервис ярдәмендә табибка үзеңне генә түгел, якын туганнарыңны да яздырырга мөмкин. Әйтик, балаларны яки әти-әниләрне табибка кабул итүгә онлайн рәвештә теркәргә була.

КП Казань


Нет комментариев