2027 елда Татарстан халкы медицина белешмәләрен табибка шәхсән бармыйча, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алу мөмкинлегенә ия булырга мөмкин. Соңрак әлеге хезмәтне MAX милли мессенджерына да кертү планлаштырыла.
Моннан тыш, даруларга кабат рецептларны дистанцион рәвештә бирү мөмкинлеге дә карала. Әмма даруны беренче тапкыр билгеләү барыбер табиб тарафыннан башкарылырга тиеш. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, Россиянең кайбер төбәкләрендә даруларга кабат рецептларны онлайн рәвештә рәсмиләштерү тәҗрибәсе инде бар.
Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Алексей Клонцак электрон рецептлар бирү тәртибенең әлегә камилләштерүгә мохтаҗ булуын билгеләп үткән. Шулай ук барлык даруханәләр дә электрон рецептларны кабул итәргә әзер түгел.
Ике хезмәтне дә эшләтеп җибәрүнең төгәл сроклары әлегә билгеләнмәгән. Моңа хокукый мәсьәләләрнең хәл ителмәве дә сәбәп булып тора. Аерым алганда, электрон медицина белешмәсенең кулланучыга кайчан тапшырылган дип саналуы тәртибе ачыкланырга тиеш.
КП Казань
Нет комментариев