Тукай районы прокуратурасы республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшергәндә хокук бозулар ачыклаган.
Аерым алганда, учреждениенең җирле норматив актында авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен хезмәт хакын тулысынча саклаган хәлдә кыскартылган (36 сәгатьлек) эш атнасы каралмаган булган. Биредә барлык хезмәткәрләр өчен дә бердәм 40 сәгатьлек эш атнасы билгеләнгән.
Прокуратура әлеге норматив актка протест белдергән һәм 40 хатын-кызның хезмәт хокукларын торгызган. Аларга 4 миллион сумнан артык хезмәт хакы буенча бурыч түләнгән. Бу хакта Россия Генераль прокуратурасы хәбәр итә.
Вечерняя Казань
Нет комментариев