Яшәеш

Татарстан алма җыю буенча Идел буе федераль округында икенче урынны алды

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алма җыю күләме буенча икенче урынны алды. Республикада 50 мең тонна алма җыелган — бу узган ел белән чагыштырганда 3,2 тапкыр күбрәк. Мондый мәгълүматларны Россия Авыл хуҗалыгы банкының Тармак экспертизасы үзәге аналитиклары китерә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Узган ел Идел буе федераль округында барлыгы 307 мең тонна алма җыелган. Уңыш 92%ка арткан һәм ил күләмендәге алма уңышының якынча уннан бер өлешен тәшкил иткән. Округ төбәкләре арасында беренче урынны 52 мең тонна күрсәткеч белән Саратов өлкәсе алган. Аннан соң 50 мең тонна белән Татарстан урнашкан. Өченче урында — 41 мең тонна алма җыелган Самара өлкәсе. Пенза өлкәсендә дә уңыш шактый арткан — 26 мең тоннага кадәр, ягъни 8,6 тапкыр, ә Оренбург өлкәсендә 24 мең тоннага кадәр, ягъни алты тапкыр диярлек. Аналитиклар фаразлавынча, 2026 елда Идел буе федераль округында алма җыю күләме 317 мең тоннага кадәр артырга мөмкин.
Идел буе федераль округында груша уңышы да арткан. 2025 ел нәтиҗәләре буенча округта 64 мең тонна груша җыелган — бу узган елга караганда 64%ка күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы Россия федераль округлары арасында өченче урынны алган. 2026 елда груша уңышы тагын 15%ка артырга мөмкин.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Идел буе федераль округында груша җыю буенча Нижегород һәм Самара өлкәләре лидер булган. Аларның һәрберсендә 12 мең һәм 11 мең тонна уңыш алынган. Татарстанда 8 мең тонна груша җыелган, күрсәткеч ун тапкырдан да күбрәк арткан. Пенза өлкәсендә уңыш сигез тапкыр үсеп, 4 мең тоннага җиткән.

 Олег Князьков Идел буе федераль округында алма җыюның сизелерлек артуын бәяли

Россия Авыл хуҗалыгы банкының Тармак экспертизасы үзәге җитәкчесе урынбасары Олег Князьков Идел буе федераль округында алма җыюның сизелерлек артуын, шул исәптән интенсив һәм суперинтенсив алма бакчалары булдыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән бәйләде. Аның сүзләренчә, мондый бакчаларда утыртылган үсентеләр тулы күләмле сәнәгать уңышын өченче-дүртенче елда ук бирә башларга сәләтле. 2025 елда исә шундый бакчаларның җимеш бирү чоры иң югары ноктага җиткән.

Татар-информ


Нет комментариев