«Яшел Үзән Медиа» «Бәллүр каләм»гә ия булды
«Яшел Үзән» газетасының 30 еллык юбилее алдыннан тагын бер зур шатлыгыбыз белән уртаклашабыз, дуслар: редакциябез Бәллүр каләм дәрәҗәле бүләгенә лаек булды!
Бу – коллективыбызның зур, сыйфатлы һәм тырыш хезмәте, райондашларыбызның безне яратуы һәм һәрвакыт безнең белән бергә булуы нәтиҗәсе.
Хезмәтебезне бәяләгән җитәкчеләргә, яшел үзәнлеләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Алга таба да шулай бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев