«Бәллүр каләм» янә Яшел Үзәндә!
«Яшел Үзән Медиа» – районыбызның бердәнбер татар газетасы дәрәҗәле конкурста җиңү яулады!
Казанда Татарстан Республикасының «Бәллүр каләм» төп журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Иң яхшылар арасында – Зеленодольск районының сыйфатлы журналистиканың чикләрне белмәвен тагын бер кат исбатлаган бердәнбер татар телле басма – «Яшел Үзән Медиа» редакциясе!
Баш мөхәррир, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе Илсөя Садыйкова лаеклы бүләкне «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин кулыннан алды. Бу инде басманың беренче җиңүе түгел, әмма һәрвакытта да ул – профессионаллар командасының тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
– Бу безнең уртак җиңүебез! – дип ассызыклады баш мөхәррир. –Минем коллективтан, аларның эшкә тугрылыгыннан, укучыларыбыздан, иҗади энергиядән һәм туган телне яратудан башка без мондый югарылыкка ирешә алмас идек. Һәр мәкалә, һәр юл – ул бөтен команданың хезмәте. Кабат югарыда булуыбыз өчен рәхмәт сезгә!
«Яшел Үзән Медиа» редакциясе, 30 елга якын традицияләрне саклап һәм заман белән бергә атлап, районда яшәүче татар халкын берләштерүче газета булып кала бирә. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа-яңа язмалар, үрләр, уңышлар көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев