Яшәеш

Татарстанда өстәмә белем бирү педагоглары 90 мең сум күләмендә түләү ала алачак

Татарстанда «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» түләвен бирү тәртибе расланган. Тиешле карар республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Һәр елны әлеге түләүне 80 педагогтан да артык булмаган кеше алачак. Түләү күләме 90 мең сум тәшкил итә. Акча ике өлешкә күчерелә: 40 мең сум — килешү төзелгәннән соң 10 эш көне эчендә, калган 50 мең сум киләсе елның 31 маеннан да соңга калмыйча түләнә.Түләүгә Татарстанда яшәүче, 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары дәгъва итә ала. Алар муниципаль оешмаларда өстәмә белем бирү педагогы булып эшләргә һәм белгечлек буенча хезмәт стажы биш елдан артмаска тиеш. Шулай ук «Мәгариф һәм педагогика фәннәре» юнәлеше буенча югары яки урта һөнәри белем, яисә эшчәнлек профиле буенча өстәмә һөнәри белем булу зарур.

Түләүнең максаты — яшь педагогларга ярдәм итү, заманча укыту методикалары булдыруга кызыксындыру, белем бирү сыйфатын күтәрү һәм һөнәри конкурсларда катнашуга этәргеч бирү. Җиңүчеләр конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Конкурс норматив-хокукый, уку-методик һәм фән нигезләрен белү буенча тест үткәрүне, шулай ук һөнәри-психологик әңгәмәне үз эченә ала. Иң күп балл җыйган 80 катнашучы җиңүче дип танылачак. Нәтиҗәләр тигез булган очракта, карарны конкурс комиссиясе кабул итәчәк.

Казан КП


Нет комментариев