Алма быел бик мулдан! Ниләр генә ясап бетерергә дип баш ватучыларга искиткеч бер рецепт тәкъдим итәбез! Бу юлы без духовкасыз һәм кояшсыз гына кайнар су парларында җиңелчә киптерү ысулын кулланабыз.
Эш барышы: Алманы төшеннән аерып, 5–6 кисәккә бүләбез.Әз генә су салып, алмаларны пешерергә куябыз. Алма пешеп җиткәч, дуршлаг аша сөзәбез. Әгәр алмагыз әче булса, тәменчә шикәр комы (песок) салып, кабартып алырга була. Блендер белән яхшылап болгатабыз. Бер савытка су салып, кайнатырга куябыз. Шушы кайнап торган савыт өстенә әз гына майланган табаны урнаштырабыз. Табага әзер алма пюресын салабыз. Пюре әкрен генә су парлары җылысында кибә бара. Духовкада да, кояшта да киптерәсе юк — бик уңайлы! Рәхәтләнеп ясап карагыз!
Мәрьям Миңнегулова блогыннан
Нет комментариев