#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тыл ветераны Нигъмәтуллина Сания Гәрәй кызы 96 яшьлек туган көнен билгеләп узды

Тормыш матур инде, ни әйтсәң дә, Тәмен тоеп, татып белгәненә! Аллакаем, рәхмәт, бу тормышны Бүләк итеп безгә биргәнеңә!

18 август көнне, тыл ветераны Нигъмәтуллина Сания Гәрәй кызының 96 яшьлек туган көне булып узды!
Сания апа бүгенге көндә Норлат авылында кызы Сөмәя Бәһрәм кызы һәм Мәскәү шәһәреннән махсус әнисен карарга кайткан Халидә Бәһрәм кызы тәрбиясендә, балаларының җылы мәхәббәтен һәм ихтирамын тоеп, матур картлык кичерә. Сания апа балаларының бик мәрхәмәтле, игелекле булуларына сөенә, аларга чын күңелдән рәхмәтле.

Шушы истәлекле көндә Олы Шырдан җирле үзидарә башлыгы Ирада Камалова һәм мәдәният йорты мөдире Нәҗия Хәсәнова Сания апаны чын күңелдән котлап, Россия Президенты Влади́мир Влади́мирович Путинның һәм районыбыз башлыгы Михаил Павлович Афанасьевның котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Сания Гәрәй кызына ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак гомер кичерүен телибез!
 


Нет комментариев