Җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
«Күз тиде» дигән нәрсә бар. Исламда күз тиюләргә ничек карыйлар? Аны юкка чыгара ала торган догалар бармы? Күз тимәсен өчен нишләргә?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Күз тиюнең булуы – ул хакыйкать». Бер хәдистә дә: «Аллаһка сыеныгыз, Аллаһтан яклау сорагыз, чөнки күз тию – хакыйкать», – диелә.
Күз тиюдән саклану ысулларын өйрәнергә кирәк. Шуны аңлау шарт: бернинди талисманнар, «әфсен-төфсенннәр» һәм башкалар күз тиюдән коткармаячак. Мондый хорафатлар ширккә (мөшриклеккә) китерергә мөмкин. Сезне укыган догаларыгыз гына яклаячак һәм саклаячак.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз сәхабәләренә күз тиюдән «Аятел-Көрси», «Әл-Фәләк» һәм «Ән-Нас» сүрәләрен укырга киңәш итә. Пәйгамбәр (с.г.в.) янына ике авыру баланы алып килгәч, ул: «Аларга дога укыгыз. Чынлыкта, начар күз генә алдан билгеләнгән булачакны уздыра ала», – ди. Күз тиюдән ышанычлы саклану – ул безгә дин билгеләгәннең барысын да үтәү, ягъни шәригать кушканча яшәү. Берәр җан иясенә яки берәр нәрсәгә сокланып караганда күз тидермәс өчен, Аллаһка мөрәҗәгать сүзләрен, «БәрәкАллаһ» дип әйтергә кирәк («Аллаһ моны мөбарәк итсен!»).
Нет комментариев