Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

БУЛЫЙК ШУЛАЙ ГЕЛ БЕРГӘ!

Яңа ел белән, дуслар!

Ап-ак карларга төренеп, ел ахыры да җитте,
Вакыйгаларга бай булып, сизелми үтеп китте.

Инде каршылыйк яңасын, якты өметләр баглап,
Үткәннәрдән алыйк бары, тик яхшылыклар сайлап.

Рәхмәт сезгә, райондашлар, безнең белән булдыгыз,
«Яшел Үзән» газетасы – сезнең тугры дустыгыз.

Сезне шатландырыр өчен, күңел биреп эшлибез,
«Газета» дип борчылабыз, «газета» дип яшибез.

Яңа елга нык адымнар, яңа уйлар белән атлыйбыз,
Райондашлар ышанычын эшебез белән аклыйбыз.

Елан елында телибез, имин, тыныч күк йөзе.
Бергә булыйк, бердәм булыйк, үтсен һәркемнең сүзе.

«Яшел Үзән» һәрбер йортка якты нур алып килсен,
Яңа елның һәрбер көне сезне бәхетле итсен!

Яратып, «Яшел Үзән»леләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев