Яшәеш

2026 елда Казан бюджеты керемнәре 599 млн сумга артачак

Татарстан бюджетыннан Казан бюджетына кире кайтарылмый торган түләүләр күләме 599 млн сумга артачак. Тиешле карар Казан шәһәр Думасының IX сессиясендә кабул ителде. Проектны Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Акчаның төп өлеше — 548 млн сум — җир кишәрлекләрен алу өчен юнәлдереләчәк. Тагын 28,6 млн сум муниципаль учреждениеләрне тотуга, 22 млн сум хезмәткәрләргә түләүләргә һәм грантларга биреләчәк. Моннан тыш, бюджетның калган акчалары исәбенә Галактионов урамындагы яңгыр канализациясе коллекторын ремонтлауга чыгымнарны 8,3 млн сумга арттыру тәкъдим ителде.
Шулай ук автоном һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган акчаларын кире кайтару хисабына шәһәрнең керемнәре һәм чыгымнары 77 млн сумга артачак. Бу акчалар матди-техник базаны ныгытуга юнәлдереләчәк. Тагын 89 млн сум узган ел күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга бирелгән субсидиянең тотылмый калган өлешен кире кайтару нәтиҗәсендә керәчәк.

Үзгәрешләрдән соң 2026 елда Казан бюджеты керемнәре 64,8 млрд сум, чыгымнары 69,2 млрд сум тәшкил итәчәк. Бюджет дефициты 4,4 млрд сум күләмендә булачак.

«Дефицитны каплау чыганагы — шәһәр бюджетының калган акчалары», — дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Карар проекты Контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсен алган һәм раслауга тәкъдим ителгән.

Автор: Елизавета Пуншева
Татар-информ


Нет комментариев