Һәр халыкның үз традицияләре, теле, йолалары һәм бай мәдәнияте бар. Райондашларыбызга милли кыйммәтләрне җиткерү максатыннан, 6 август көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта элеккеге көнкүреш җиһазларыннан искиткеч күргәзмә оештырылды.
Чараның төп кунаклары — балалар булды. Без аларны күргәзмәгә куелган борынгы җиһазларның исемнәре һәм аларның нәрсә өчен кулланылганлыгы белән таныштырдык. Балалар кызыксынып сораулар бирделәр, үткәнебезгә кагылып карадылар.
Мондый чаралар яшь буында үз халкына карата хөрмәт тәрбияли, милли гореф-гадәтләребезне һәм онытылып баручы милли һөнәрләребезне сакларга ярдәм итә. Күңелебездәге тарих җепләре беркайчан да өзелмәсен!
Чыганак: Күгәй авылы мәдәният йорты Вк төркеме
Нет комментариев