Кешедә картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бер үк вакытта берничә нигез буенча барлыкка килергә мөмкин. Бу кайсы очракларда мөмкин — «Татар-информ» материалында.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Мәсәлән, кеше Ерак Төньяк районнарында 15 ел эшләгән һәм шул ук вакытта авыр, зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләү өчен кирәкле хезмәт стажына ия. Бу очракта Төньякта эшләүчеләр өчен каралган пенсиягә чыгу яше тагын биш елга киметелергә мөмкин. Әмма мондый хокук белән законда билгеләнгән барлык таләпләр үтәлгәндә генә файдаланырга мөмкин.
Моның өчен:
- Ерак Төньяк районнарында кимендә 15 календарь ел, яисә Ерак Төньяк районнарына тиңләштерелгән җирлекләрдә кимендә 20 ел хезмәт стажы булырга;
- авыр, зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләү буенча кирәкле стаж тупланырга;
- картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда алу хокукына ия тиешле категория гражданнар өчен билгеләнгән иминият стажы булырга: ир-атлар өчен — 25 ел, хатын-кызлар өчен — 20 ел;
- шәхси пенсия коэффициенты (ШПК) кимендә 30 булырга тиеш.
Мәсәлән, Татарстанда яшәүче кешенең Ерак Төньякта 15 ел һәм зарарлы җитештерүдә 11 ел эшләү стажы бар ди. Ул югарыда күрсәтелгән шартларга туры килә. Шуңа күрә ул һәр ике нигез буенча да пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгарга, ягъни гомумән алганда пенсия яшен 10 елга киметү хокукына ия.
Татар-информ
Нет комментариев