Ксения Собчак Татарстан стендының ПМЭФта кунакларны ничек җәлеп итүен күрсәтте
Яшәеш

Ксения Собчак Татарстан стендының ПМЭФта кунакларны ничек җәлеп итүен күрсәтте

Петербург халыкара икътисадый форумында (ПМЭФ) Татарстан Республикасы стенды кунакларны чәк-чәк һәм роботлар белән җәлеп итә.

Бу хакта видеоны журналист Ксения Собчак үзенең «Кровавая барыня» Телеграм-каналында бастырды.

«Татарстан Республикасы стенды милли стильдә ясалган. Биредә роботлар турында сөйләргә вәгъдә итәләр һәм һәркемне чәк-чәк белән каршы алалар. Осторожно Media журналисты, үз чиратында, иртән үк өчпочмак турында хыяллана...» – дип язды Собчак.

Татар-информ

 


Нет комментариев