Яшәеш

Казанда КДАСУ өчен яңа уку-лаборатория корпусы төзеләчәк: проект дәүләт экспертизасын узган

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАСУ) уку-лаборатория корпусын төзү проекты дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алган.

Яңа бинаны Казан шәһәренең Калинин урамы, 41 нче йорт адресы буенча төзергә планлаштыралар.

Төзелешне Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гамәлгә ашырачак. Проектны «Татинвестгражданпроект» белгечләре һәм «Адаль» компаниясе әзерләгән.

Әлегә ачыкланган мәгълүматларда төзелешнең кайчан башланачагы, аның бәясе һәм булачак бинаның техник характеристикалары күрсәтелмәгән.

Татар-информ


Нет комментариев