Казанда тротуарларны һәм җәяүлеләр зоналарын чистарту өчен сигез роботлаштырылган машина җәлеп ителгән. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.
«Алар гадәттә кулдан чистартыла торган тротуарларны һәм җәяүлеләр зоналарын кардан арындыра. Кар чистарту эшләрен яхшы тизлектә башкаралар», – диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта машиналар шәһәрнең төрле урамнарында сынау режимында эшли. Комитетта киләчәктә роботларның юл хезмәтләре өчен ышанычлы ярдәмчеләргә әверелүен көтәләр. Моның өчен оешмалардан фикер-тәкъдимнәр җыела.
Комитетта шулай ук соңгы тәүлектә Казанда 5,3 мм явым-төшем булуын билгеләп үттеләр. Кар чистарту эшләренә 210 берәмлек махсус техника һәм 274 юл эшчесе җәлеп ителгән.
Татар-информ
Нет комментариев