Казан чираттагы тапкыр халыкара лингвистик саммитны кабул итәчәк
Яшәеш

Казан чираттагы тапкыр халыкара лингвистик саммитны кабул итәчәк

Чәршәмбе, 28 октябрьдә, Татарстан башкаласында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты базасында VII Казан халыкара лингвистик саммиты башлана. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Саммитны ачу тантанасында республика хакимияте вәкилләре, КФУ һәм ТР Фәннәр академиясе җитәкчелеге, шулай ук ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары, Белоруссия, Һиндстан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан генераль консуллыклары хезмәткәрләре катнашачак дип көтелә.

2020 елдан бирле КФУ лингвистика һәм аңа бәйле фәннәр өлкәсендә иң зур фәнни чараларның берсен — Казан халыкара лингвистик саммитын үткәрә. Чараның оештыручыдашлары — РАНның Тел белеме институты һәм Лингвистик тикшеренүләр институты, Россия мәгариф академиясе.

Саммитның партнерлары:

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү стратегиясе институты, РФ халыкларының туган телләре федераль институты, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте (РОПРЯЛ), Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ),
  • РФ рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе (АССУЛ), Россиянең инглиз теле укытучылары милли ассоциациясе (НАПАЯЗ), Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе, ТР Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия.

Татар-информ


Нет комментариев