Яшәеш

Ирем мине калдырып, яшәргә авылга кайтып китте

– Хәерле көннәр, кызлар! Минем тормышымда газетага бастырырдай зур үзгәреш булды быел. Менә сезгә шалтыратып сөйлим әле, дидем. «Яшел Үзән» мин эшли торган зур предприятиегә килә, төшке аш вакытында укыштыргалыйбыз. Исән чакта әниләр дә, каенаналар да алдыра иде авылда, көтеп алалар иде. Алар исән вакытта атнага ике чыга иде әле газета, – дип, төп темага күчте телефон трубкасының теге башындагы әңгәмәдәшебез.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Апрель башында ирем күченеп авылга кайтып китте. Мине дә артыннан кайтып җитәр дип уйлады, ә мин үз киремә каттым, «кайтмыйм» дидем һәм кайтмадым. Алдан ук миңа планнарын сөйләде һәм минем дә декабрист хатыны кебек ияреп кайтачагыма бер шиге дә булмады бугай. Ялгышты.

Илле биш яшемдә шәһәр тормышын авылга алыштырырга атлыгып тормыйм әле. Шунда үстем, беләм мин авыл тормышын, юкка гына шәһәргә чыгып китмәгән бит инде. Яратсам, шунда гына калган булыр идем. Кияүгә чыгып, артымнан йөрүчеләр, кулымны сораучылар булды. Ирем узган ел лаеклы ялга чыкты. Кырык ел инженер булып эшләде.

«Булды, шәһәрдән, мондагы ыгы-зыгыдан туйдым, авылда тынычлыкта яшисем килә», – диде.

Әле бит мин эшлим дә, лаеклы ялга тагын берничә елым бар. Эшемне яратам мин, хезмәт хакым да яхшы, алтмыш тулгач та эшләрмен әле, бәлки. Акча кертә торган яраткан эшне нигә ташларга? Куып кайтарганчы хезмәт итәргә исәп, сәламәтлек кенә булсын.

Шуңа иремә дә әйттем: мин синең белән күченеп кайта алмыйм, мин әле ялда түгел, дидем.

Ә ул: – Увольняться итәрсең, пенсия яшең ерак түгел уже, – диде.

– Юк инде, – дидем. – Авылда яшисем килми, бетмәс-төкәнмәс хуҗалык мәшәкатьләренә чумарга теләмим, шәһәрдә каласым килә. Бәйләнмә миңа авылың белән, – дидем.

Аңламады. Ничек инде ул хатын ире белән кайтырга теләми? Гаилә бергә булырга, ә хатын – ирне барлык яктан да, аның барлык карарларын да кабул итәргә тиеш.

«Гөлнур, мин бит чит-ят җир читенә түгел, ә үзебезнең туып-үскән якларга кайтырга җыенам. Анда шундый рәхәт!» – ди.

Мин әйтәм:

– Илсур, анда сиңа рәхәттер, ә миңа шәһәрдә яхшырак, – дип, күпме тапкырлар башына барып җитәргә тырыштым.

Юк. Ишетми дә, аңламый да. Икебез бергә күченү планнары белән яна бирә. Нинди тавыклар алачагыбыз, бакчага ниләр утыртачагыбыз, бал сатачагыбыз турында сөйли.

Бал сатабыз! Мин умарта кортларыннан үлеп куркам!

Ә кызыбыз әтисен яклады. Безгә килеп, әлегәчә матур гомер иткән гаиләне шул рәвешле таркатмавыбызны теләде:

– Әни, син ничек әтинең ялгызын авылга кайтарып җибәрергә уйлыйсың? Ир белән хатын бергә булырга тиеш инде! Әти гомере буе эшләде, ул да тыныч картлыкка лаек, – дип өйрәтте.

Әйе, әтисе тыныч картлыкка лаек, ә мин аңа шул картлыгын булдырып, авылда хезмәт итәргә лаек булып чыгаммы? Минем турында бөтенләй уйлаучы юк, в общем.

Хәтта апа белән сеңлем дә мине аңламады, иремне генә яклады.

«Әйтерсең, Илдус сине төрмәгә чакыра?! Нинди кирелек бу синең?! Ияр дә кайтып кит, саф һава, тыныч, матур табигать! Авылда да шәһәрдән арттырып яшәргә була хәзер!» – имеш.

Буладыр. Эш тә табарга буладыр. Әмма минем нәрсәне дә булса үзгәртергә, яңадан башларга һич кенә дә теләгем юк.

Март урталарында ирем чын-чынлап күченә башлады. Йөк машинасы яллап, минем белән киңәшләшеп тә тормыйча, фатирыбыздагы әйберләрне төйи башлады.

– Нишлисең син? – дим.

– Күченәм. Авылдагы өйгә җиһазлар кирәк, – ди.

– Ә миңа нәрсә кала? – дим.

– Гөлнур, син бит барыбер минем арттан кайтып җитәчәксең, просто әлегә киреләнәсең генә, – ди.

Ул тәкъдим минем «кайтмыйм» сүзен җитди кабул итми, вакытлыча «каприз» дип кенә уйлый.

Минем эчем дә кайнап, колакларымнан пар бәрелердәй булды. Түздем.

– Ярар, бөтен нәрсәне алып кайтып кит! Әмма мине көтмә! – дидем.

Моның да ачуы кабарды.

– Моннан соң коммуналь түләүләрне, бөтен чыгымнарыңны үзең түлисең. Мин сиңа бер тиен дә бирмим һәм булышмыйм! Үзеңне үзең тәэмин ит! – диде.

Финанс яктан кысып, мине буйсындырмакчы инде. Әйтерсең, мин яшь бала белән декретта утыручы егерме яшьлек хатын! Шөкер, минем эшем бар, хезмәт хакым начар түгел, яшәрмен.

Моңа кадәр йорт, гаилә үзендә генә тотынып торган, ә минем урын кухняда гына булган, дип уйлый инде ул.

Әйе, ди! Мине куркытыр, фикеремне үзгәртер, дип ышанды, әлбәттә. Мондый гамәлләре белән үҗәтлегемне арттырды гына!

Апрель башында бөтенләй бетереп күченде бу. Ярты җиһазны алып кайтып китте, миңа диван белән суыткыч калды.

«Ике атна көтәм дә, фатирны сатуга куям», – дип куркытты.

Хәәәәзззеррр! Кайтмадым.

Бу шалтыратып кайтуымны таләп итә башлады. Ә мин тыныч кына:

– Кайда телисең, шунда яшә, ә мине мәҗбүр итмә, – дип җавап бирдем.

Фатирны берничек тә сата алмый, чөнки ул икебезгә рәсмиләштерелгән һәм минем рөхсәттән башка бу мөмкин түгел.

Хәзер ирем инде дүрт айдан бирле авылда берүзе яши. Сирәк-мирәк шалтырата, күршеләр, бакчасында үстергән яшелчәләре турында сөйли. Ялларга булса да кайт, дип чакыра.

Кайтмыйм. Миңа ниемә аның яшелчәләре?

«Безнең шулай яшәвебездән кешеләр көлә», – ди.

Көлмәгәйләре! Миңа үзем өчен бер тамчы да оят түгел.

Апа белән сеңел миңа хәзер «ирең янына кайт» дип бәйләнми. Минем бу хәлгә карашымны аңладылар.

«Берүзеңә күңелсез түгелме?» – дип кенә сорыйлар.

Мин әйтәм:

– Миңа авылда икәү яшәгәнгә караганда, шәһәрдә ялгызыма күңеллерәк, – дим.

Чынлап шулай. Концертларга йөрим, иптәш хатыннар белән очрашам, алар белән тегендә-монда экскурсияләргә барабыз, өйдә укыйм, матур фильмнар карыйм. Иремнең бакчасында җәй буе бил бөккәнгә караганда бик күпкә кызыклырак яшим.

Илдус мине кышка кире уйлар дип көтә. Имеш, кышын шәһәрдә ялгызыма суык һәм куркыныч булачак, аның янына җылынырга кайтачакмын.

Кайтмыйм. Фатирыбыз җылы, ә куркырга өйрәнмәгән мин.

Кайбер танышларыбыз безнең ситуацияне трагедиягә саный. Имеш, яшәү урыны аркасында гаилә җимерелде.

Җимерелмәде. Безнең бары тик теләкләр, карашлар төрле. Илсур авыл турында хыялланды – максатына иреште. Мин шәһәрдә калырга теләдем – калдым.

Уртак тормыш ул – бер кешенең икенчесенең хыялы аркасында үзеннән ваз кичәргә тиешлеген аңлатмый. Утыз ел гаилә тормышы ирнең яки хатынның кайда яшәргә тиешлеге өчен карар кабул итү хокукы бирми.

Бәлки, аерылышырбыз. Бәлки, шулай икебез ике җирдә яшәрбез. Вакыт күрсәтер.

Иң мөһиме – башкалар планын хөрмәтенә үземә, теләгемә хыянәт итмәдем. Илле биш яшемдә үзем теләгәнчә яши аламдыр бит?! Гәрчә бу карашым башкаларның гаилә бурычлары турындагы күзаллауларына туры килмәсә дә.

Ирем үз бәхетен авыл өендә тапты, мин үземнекен шәһәр фатирында. Шул гына.

Тыңлавыгыз өчен рәхмәт, кызлар! Газетага бастырсагыз, иии, сөйләрләр инде, тәнкыйтьләрләр, гаепләрләр инде мине! Андыйларның күбрәге хатын-кызлар булыр әле!

Һәм беләсезме ни өчен? Чөнки минем бу адымым – күпләрнең тормышка ашырырга батырчылыгы җитмәгән уйлары!

Исемнәребезне үзгәрттем, яме, болай да танучылар булыр әле, авыл бит ул.


Нет комментариев