Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны артуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, республика медицина оешмаларында чикләү чаралары кертелә башлый.
Фото: ясалма интеллект
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәрен үтәү максатыннан, Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең барлык бүлекчәләрендә (поликлиникаларда, стационарда, фельдшер-акушерлык пунктларында) битлек режимы кертелә. Шулай ук пациентлар янына керүгә карата чикләүләр билгеләнә.
Сезне бу карарга аңлап каравыгызны сорыйбыз. Бу – пациентларның һәм медицина хезмәткәрләренең инфекцияләрдән иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле мәҗбүри чара.
Зинһар, медицина учреждениеләренә килгәндә битлек киегез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
ЗЦРБ
Нет комментариев