Яшел Үзәндә мошенниклар белән көрәшү өчен полиция хезмәткәрләре макетларын куйдылар
Шәһәребез эре предприятиеләрдә, хакимият бинасында һәм ЮХИДИ бүлегендә дүрт полиция макеты барлыкка килде. Аларның максаты – халыкны алдау схемалары турында кисәтү һәм акча югалтудан саклау.
Акцияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башлап җибәрделәр. Полицейский фигуралары дәүләт органнарыннан яки банклардан берәүнең дә карта мәгълүматларын, SMS яки пароль кодларын атауны сорап шалтыратмавын искә төшерә. Ә макетлардагы язулар «куркынычсыз счетлар»ның алдау гына булуын кисәтә.
Мошенниклар корбаны булучыларга кая шалтыратырга?
Табличкаларда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының кайнар линиясе номеры күрсәтелгән: 8(843) 291-20-02.
Кешеләрнең мөнәсәбәте?
Рамил Идиятуллин, Яшел Үзән районы ЮХИДИ җитәкчесе: «Бүлегебез ишеге янындагы макет игътибарны җәлеп итә. Кешеләр туктый, кисәтүләрне укый – бу инде нәтиҗә».
Мансур Гыйсмәтуллин, пенсионер: «Файдалы идея. Кемдер, бәлки, мошенникларга акча күчерү алдыннан уйланыр. Шикле шалтырату булганда, шунда ук трубканы куярга кирәклеген мин дә истә калдырдым».
Проблеманың масштаблары
Татарстанда мошенниклар көн саен 15 млн сум урлый.
Куда звонить, если стали жертвой?
На табличках указан номер горячей линии МВД по Татарстану: 8(843) 291-20-02.
Как реагируют люди?
Рамиль Идиятуллин, начальник ГИБДД Зеленодольского района: «Макет у входа в отделение привлекает внимание. Люди останавливаются, читают предупреждения — это уже результат».
Мансур Гисматуллин, пенсионер:
«Полезная идея. Кто-то, возможно, задумается перед переводом денег мошенникам. Я сам запомнил: если подозрительный звонок — надо сразу вешать трубку».
Проблеманың масштаблары
Татарстанда мошенниклар көн саен 15 млн сум урлый.
ИНФОГРАФИКА
ТРда: 2024 елда — 5,6 млрд сум, 2023 елда-5,4 млрд сум.
РФда: 2024 елда 200 млрд сум урлаганнар. 2023 елда — 147 млрд.
Эчке эшләр министрлыгы статистикасы – 2024 елда 765 мең җинаятьнең 486 меңе – дистанцион мошенниклык.
Татарстанда мондый эшләрнең нибары 7-8%ы гына ачылуын исәпкә алсак, бөтенләй акчасыз калачагыгызны белегез.
!!! Уяулык һәм мәгълүматлы булу – үзеңне яклауның төп ысуллары. Әгәр шалтырату шикле тоелса – аралашуны шунда ук туктату хәерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев