ТР Дәүләт Советы республиканың Суверенитет Декларациясе тарихы турында видео тәкъдир итте
Яшәеш

ТР Дәүләт Советы республиканың Суверенитет Декларациясе тарихы турында видео тәкъдир итте

Татарстан Республикасы көне уңаеннан ТР Дәүләт Советы «Бер экспонат тарихы» проектының чираттагы чыгарылышын әзерләде. Ул 1990 елның 30 августында кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә багышланган.

Видеода 36 ел элеккеге вакыйгалар турында сөйләнелә: Югары Совет утырыш үткәргән Парламентның Зур залында сәгать угы ун санында туктап калган – нәкъ менә 1990 елның 30 августында бу вакытта Декларация кабул ителгән. Парламентаризм музеенда бу тарихи документның күчермәсе саклана.

– Без үзебезгә республикабыз тарихында беркем дә кичермәгән җаваплылыкны алдык, – дип сөйли роликта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

Видеода шулай ук Декларация сәяси карарлар чылбырын башлап җибәргәне билгеләп үтелә: 1992 елгы референдум, Конституция кабул итү, федераль үзәк белән Килешү – алар Татарстанлыларның барысын да берләштергән ышаныч һәм үзара аңлашу нигезе булды. Бүген 30 август республиканың күпмилләтле халкын берләштерүче төп дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Татар-информ


Нет комментариев