Яшел Үзән районының Исак авылында урнашкан ачык һавадагы «Татар авылы» этномузеенда «Милли традицияләр дөньясына сәяхәт» проектының чираттагы этабы тәмамланып килә. Проект Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Проект дәвамында музейга 600дән артык кеше бушлай килгән. Алар арасында һәлак булган һәм хәзерге вакытта хезмәт итүче хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар да бар.
Проект кысаларында 35 милли кулинария мастер-классы үткәрелгән. Моннан тыш, музей территориясендә татарның утын ягып җылытыла торган миче урнаштырылган яңа җәйге терраса булдырылган.

Музей кунаклары татар милли камыр ризыкларын әзерләү серләрен өйрәнгән, шулай ук утын мичендә үз куллары белән төрле тәмле татар ризыклары пешергән.
Проект дәвамы буларак, 2026 елның 1 сентябреннән балалар һәм өлкәннәр өчен милли кулинария мастер-класслары даими нигездә үткәрелә башлаячак.
Яңартылган җәйге терраса һәм проект кысаларында булдырылган мөмкинлекләр музейга киләчәктә тагын да күбрәк кунак кабул итәргә ярдәм итәчәк. Бирегә килүчеләр татар халкының тере тарихы һәм милли мәдәнияте белән якыннан таныша алачак.

«Татар авылы»нда үткән дәверләргә сәяхәт итү, табигать белән аралашу һәм милли традицияләрне өйрәнү гади дәрес кенә түгел, ә яңа ачышларга һәм кызыклы тәэсирләргә бай мавыктыргыч сәяхәт булуын күрсәтергә тырышалар.
Нет комментариев