Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Пластик тәрәзә төбен нәрсә белән юып агартырга?

Моның өчен теләсә нинди сыек агарткыч (отбеливатель) һәм каты щетка алагыз. Кулыгызга резин перчатка кияргә онытмагыз!

Чиләккә чиста су салыгыз һәм башта тәрәзә төбен дымлы чүпрәк белән сөртеп алыгыз. Тузанын, башка чүпләрен бетерегез. Аннары щеткага агарткыч агызыгыз һәм саргайган тәрәзә төбен чистарта башлагыз. Процедура катлаулы түгел, моның өчен ун минут вакыт җитә ди ясап караган кешеләр.

Щетка белән почмакларны, кырыйлары чистарту да җайлы була.

Агарткыч белән чистарткач, тәрәзә төбен дымлы чүпрәк белән сөртеп алыгыз. Әгәр беренче тапкыр ышкып кына чистармаса, агарткычны тәрәзә төбенә сөртеп, ун-унбиш минут көтеп торыгыз. Аннары кабат щетка белән ышкыгыз. Ахырда тәрәзә төпләрен чиста суда чылатылган чүпрәк белән кабат юып чыгыгыз.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев