Бүген Казанда алты йортны берләштерүче яңартылган ишегалды ачылды. Ачылу тантанасына Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин килде.
Яңартылган ишегалдының мәйданы 34,6 мең квадрат метрны тәшкил итә. 2014 елда ук монда рус халык әкиятләре персонажларының сыннары урнаштырылган иде, шуңа күрә яңа концепциядә бу үзенчәлекне саклап, аны Идел буе халыклары әкиятләре концепциясенә кадәр үстерергә булдылар. Моннан тыш, ишегалдында кечкенә күл дә сакланган.
Метшин искә төшергәнчә, ишегалды «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылды, ул 2015 елда ук старт алган иде. Быел бу программа ярдәмендә 420 ишегалдын төзекләндерергә мөмкин булган. Мэр республика Премьер-министры Алексей Песошинга һәм Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге командага башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде.
Вечерняя Казань
Нет комментариев