Беренче катламнан ук «ымммм» дип әйттерә торган бу кабымлык. Күз алдына китерәсезме: сусыл чөгендер, авыз суларын китерердәй маринадланган кыяр, йомшак сайра балыгы һәм хуш исле сарымсак – болар барысы да майонез астында, ә иң өстә яңа туралган укроп. Бу гади кабымлык кына түгел, бу – кечкенә генә тәм бәйрәме. Тиз әзерләнә дә, бигрәк тә кунаклар көтмәгәндә килергә уйласа яхшы вариант.
КИРӘК:
- уртача зурлыкта 2 кызыл чөгендер
- 1 тырнак сарымсак
- 1 банка сайра консервысы
- пешкән 3 йомырка
- 1 бәйләм укроп
- 70 гр майонез
- 2 маринадланган яки тозлы кыяр
Кыяр белән чөгендерне кыргычтан уарга, ә сарымсакны пресстан чыгартырга һәм барысын бергә майонез белән болгатырга – бу салатның нигезе була.
Савытка катламлап ясыйбыз: чөгендерле катнашма, чәнечке белән изелгән сайра, майонездан сетка, йомырка, майонездан сетка, укроп.
Кабымлык әзер! Туклыклы да, тәмле дә!
Нет комментариев