Гөлчирә апа Шаһиева өе яныннан үтүе дә күңелгә рәхәтлек бирә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гөлчирә апа Шаһиева өе яныннан үтүе дә күңелгә рәхәтлек бирә

Әссәламәгаләйкүм, кызлар! Гөлчирә апа ишек алды — ялт иткән, һәр җире пөхтә, матур, күңел җылысын салып эшләнгән.

Гөлчирә апа үзе дә бик кызыклы кеше. Укырга һәвәс, күп белә, һәр нәрсә белән кызыксына. Туры сүзле, сүзен кистереп әйтә, бер минут та тик тормый — гел эштә, гел хәрәкәттә.

Үтеп барышлый ишек алдының матурлыгына сокланып, фотога төшереп алдым әле. Яше шактый булса да, матурлыкның кадерен белеп, матурлык тудырып яши ул. «Матурлык дөньяны коткара» дигән сүзләрнең мәгънәсен күңел белән тоя, күрәсең.

Аллаһы Тәгалә Гөлчирә апага исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы бирсен. Бала-оныкларын каршы алып, озатып, аларның шатлык-куанычларын күреп, рәхәтләнеп, озак, сәламәт гомер кичерергә насыйп итсен! Әәмиин!!!

Сөмбелә Абдуллина. Бишнә

 


Нет комментариев