***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Соңгы арада шәһәр урамнарында хәер сорашучылар күбәйде. Аларны күргәч, әллә нишләп китәм. Тормыш чыннан да авырлаштымы, әллә моның башка сәбәпләре бармы? Аңлыйм, кеше урамга чыгып кул сузганчы, мөгаен, күп нәрсәне кичергәндер. Шулай да берәүгә дә акча җиңел керми. Иртән торып заводта станок артында көн буе эшләүчеләргә дә җиңел түгел. Кеше язмышын белмичә хөкем итәсе дә килми, әмма бу күренешкә битараф та кала алмыйсың. Аллаһ һәркемне мондый көнгә калудан сакласын. Үзебезгә дә, балаларыбызга да хәерле тормыш, ризыкның бәрәкәтен һәм кеше кулына карамыйча яшәргә насыйп итсен.
Нет комментариев