Бердәмлектә — көч
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бердәмлектә — көч

Норлат волонтёрлар штабы Олы Ачасыр авылының игелекле һәм мәрхәмәтле халкына фронтка гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары өчен ихлас рәхмәтен белдерә!

Аерым рәхмәт сүзләре — үз куллары белән маскировка челтәрләре үргән тырыш волонтёрларга. Һәрбер төенендә — йөрәк җылысы, һәрбер җептә — ярдәм һәм хәстәрлек. 

Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Саттаров Илнур Мансур улына гуманитар ярдәм җыю эшен оста оештырганы, җаваплылыгы һәм игътибары өчен зур рәхмәт!

Сезнең ярдәмегез — безнең өчен зур терәк. Янәшәдә шундый ышанычлы, ярдәмчел һәм тугры кешеләр булуы белән горурланабыз!

Бердәм булыйк, бер-беребезгә терәк булыйк!

Игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Роза Ягудина


Нет комментариев