Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин уку елы башлану алдыннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул җәйге ялларның тәмамлануы белән бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләренә аерым игътибар бирергә чакырды.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин
Фото-скриншот: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Айрат Сәмигуллин әйтүенчә, Татарстанда балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан киң күләмле «Игътибар – балалар!» акциясе уздырыла. Автоинспекторлар балигъ булмаган пассажирларны йөртү кагыйдәләре бозу, шулай ук йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын булдырмау өчен профилактик эшләр алып барачак. Моннан тыш, юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары белән аңлату эшләре оештырыла, ата-аналар җыелышларында һәм педагогик коллективлар белән очрашуларда катнашу планлаштырыла.
«Транспорт чаралары йөртүчеләренә аерым мөрәҗәгать итәм: торак массивларында, мәгариф учреждениеләре янында, аларга терәлеп торган территорияләрдә һәм балалар күп йөри торган урыннарда тизлекне киметергә, шулай ук яшь җәяүлеләрнең кинәт юлга чыгып килүенә әзер торырга кирәк. Җәяүлеләр кичүе, маршрут транспортлары тукталышлары һәм ишегалларыннан чыгу урыннары янындагы участокларга аеруча сак булырга кирәк. Яңа уку елы балаларыбыз өчен шатлыклы, файдалы һәм, иң әһәмиятлесе, имин булсын!», – дип белдерде Айрат Сәмигуллин.
Татар-информ
Нет комментариев