Татар халкы гомер-гомергә токмачлы ашны яратып ашаган. Бүгенге көндә өстәлләребездә ризыкның ниндие генә юк! Әмма кадерле кунак килгәндә, табын күрке итеп, әле дә токмачлы аш чыгарабыз. Дини мәҗлесләрдә дә токмачлы шулпа иң беренче тәкъдим ителә торган ризыкларның берсе.
Токмачыгыз матур, алтынсу төстә һәм тәмле булсын өчен, йомырка белән онны дөрес сайлый белергә кирәк. Авыл тавыгы йомыркасы һәм югары сортлы он куллану яхшы нәтиҗә бирә. Әмма кибеттән алынган йомырка белән басылган токмач та өйдә әзерләнгәндә аеруча тәмле килеп чыга. Чөнки һәр хуҗабикә бу эшкә үзенең күңел җылысын, тырышлыгын һәм осталыгын сала.
- Бишнә авылында «Бәхетле балачак» төркемендә тәрбияләнүче кызлар белән бергә токмач җәеп, кисеп карадык. Кызларыбыз сынатмады! Аларның күбесе бу эшне өйдә дә эшләп караган икән. Шуңа күрә токмачлары да матур, тигез һәм пөхтә килеп чыкты, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Халкыбызда «Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль бар. Ә кыз баланың да тормышта өйрәнәсе һөнәрләре, беләсе һәм булдыра аласы эшләре бихисап.
Мондый очрашулар балаларга милли ризыкларыбызны әзерләү серләрен өйрәтеп кенә калмый, әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, хезмәт сөючәнлекне һәм милли кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә. Токмач кисү – чыннан да, уен эш түгел. Ул – осталык, сабырлык һәм тырышлык таләп итә торган хезмәт. Ә иң мөһиме – бу эшне балалар белән бергә башкарганда, милли традицияләребезнең киләчәк буынга күчүенә тагын бер адым ясала.
Нет комментариев