Файдалы маска рецепты.
Бүгенге көндә чәч коелудан зарланмаган кеше сирәктер. Аның сәбәпләре организмыбызга гына түгел, экологиягә күбрәк бәйле хәзерге заманда. Әмма, бернигә карамый, һәммәбезнең калын, сәламәт чәчле буласыбыз килә. Әйдәгез, тырышып карыйк. Моның өчен иренмәскә генә кирәк.
Йомырка сарысы, берәр аш кашыгы үсемлек мае белән бал һәм уртача зурлыктагы бер баш суган кирәк булыр. Суганны вак кыргычтан уарга һәм калган санап үтелгән ингредиентлар белән кушарга. Яхшылап болгатылган катнашманы, массажлы хәрәкәтләр белән, чәч төпләренә ышкырга. Аннары башка яулык бәйләп, якынча бер сәгать тотарга һәм юарга. Әлеге процедураны һәр баш юар алдыннан ясасагыз яхшы. Эшләп карагыз, үкенмәссез.
Нет комментариев