Казанда «Новая волна» концертын 500 млн артык кеше караган
Яшәеш

Казанда «Новая волна» концертын 500 млн артык кеше караган

Җиде көн эчендә вакыйга турында матбугат, телеэфирлар һәм интернетта 48 мең басма чыккан. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, фестиваль шәһәр өчен көчле реклама булган. «Без үзебез дә тыңларга, җырларга яратабыз, ләкин минем өчен, мэр буларак, иң мөһиме — бу безнең башкалабызның һәм республикабызның чираттагы рекламасы», — диде ул.

Метшин телевизион рейтингларга аерым игътибар бирде. Раймонд Паулсның 90 еллыгына багышланган кичке концерт «Россия» каналында 19,1 рейтинг күрсәткән. Чагыштыру өчен: шул ук вакытта Беренче каналда топ-тапшыру рейтингы 3, НТВда — 6 булган. «Менә шундый кызыксыну», — дип ассызыклады мэр.

Артистлар шәхси әңгәмәләрдә Казан тамашачысының җылы кабул итүен билгеләп үткән, дип өстәде ул. Фестивальне уздыру, Метшин фикеренчә, узган ел 5 млн кешегә җиткән туристлар агымының үсүенә тәэсир итәчәк.

20-26 август көннәрендә New Wave Hall сәхнәсендә 50гә якын йолдыз чыгыш ясады. Программада — ачу һәм ябу тантаналары, өч конкурс көне, премьера киче һәм Юрий Антонов, Игорь Саруханов һәм Паулсның юбилей концертлары.

Конкурста Россия, Армения, Беларусь һәм Казакъстаннан 12 яшь башкаручы катнашты. Җиңүне Армения вәкиле Флора Бичахчян яулады. Икенче урынны Россия вәкиле Анастасия Иванова, өченче урынны Трофим Ветошкин (TROFIM GRANN) алды. Татарстан вәкиле Игнатий Изотов пьедесталдан бер адым гына калып — 4 нче урында булды.

КП Казань


Нет комментариев