Яшәеш

Казанда 2026 елгы коену сезонында тугыз кеше суга баткан

Бу күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә калган. Шул ук вакытта 2020 ел белән чагыштырганда суда һәлак булучылар саны ике тапкырга кимегән. Бу хакта иртәнге киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.

Ел башыннан ЕДДСка судагы фаҗигаләр турында 22 хәбәр килгән. 20 кеше коткарылган. 2020 елда мондый 63 хәбәр теркәлгән, 18 кеше һәлак булган, 11е коткарылган. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре — җиһазландырылмаган урыннарда, караңгы вакытта һәм аек булмаган хәлдә коену булган.

Сезонга биш муниципаль пляж һәм су буендагы биш оештырылган ял урыны әзерләнгән. Санитария таләпләренә тулысынча ике пляж туры килгән. Пляжларда көн саен коткаручылар дежурлык иткән. Якынча сигез мең патрульләү үткәрелгән, ял итүчеләр белән җиде меңнән артык әңгәмә оештырылган, җиде мең брошюра таратылган. Ял һәм бәйрәм көннәрендә полиция белән 618 рейд уздырылган.

КП Казань


Нет комментариев