Ирем – аерылган хатыны һәм кызы белән, ә мин ялгызым ял иттек (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Ирем – аерылган хатыны һәм кызы белән, ә мин ялгызым ял иттек (редакциягә килгән хат)

– Исәнмесез, хәерле эш атнасы башы белән, кызлар! Гомеремдә уйламаган идем шулай шалтыратып сезгә эчемне бушатырмын дип. Гадәт буенча җомга көнне эштән соң әниләргә барган идем дә, сезнең газетаны укып утыра. «Иии, әллә нинди ирләр бар инде, берәү гомер иткән хатынын калдырып, авылга кайтып киткән!» – дип, шаккатып миңа сөйли. Соң, әни, минәйтәм, әллә кайларга йөрисе юк, синең үзеңнең киявең дә аннан ерак китмәгән туң баш бит, дим...

Фотолар: ясалма интеллект

Менә, мин дә шалтыратып быелгы хәлләрне сөйләрмен әле, язып чыгарлар газетага, дим. «Кит, юләрләнмә, кеше көлдермә!» – дип, кат-кат әйтеп калды артымнан ишекне япканда да. Ял көннәрендә икеләнеп йөрдем-йөрдем дә, кызлар, менә бүген эшкә килгәч, шалтыратырга булдым. Өйдә ирем янында сезгә аның турында сөйләп утыра алмыйм бит инде. Быелгы җәйге отпускаларыбызны февральдә үк планлаштырдык. Ун көнгә Төркиягә юлламалар броньладык, отель диңгез буенда гына, «все включено». Ял итәргә очарга өч атна калгач, ирем кичке аш вакытында чүт тыгылдырмады:

– Карале, – ди бу, – Диләрә чит илгә беренче тапкыр бара бит, бик дулкынлана. Дамирә әйтә, барыбыз бергә барыйк, ди. Ул да кыз белән шул ук отельгә урнашырга тәкъдим итте.

Фото: ясалма интеллект

Мин хәтта чәнечкемне өстәлгә куйдым: «Барыбыз бергә – дүртәүләшеп дигән сүзме инде ул?» – дип сорадым, инде җавабын белеп торсам да. Шуның кадәр шаккаттым, эчемдә давыл кубарыла башлады.

– Әйе инде. Диләрәгә әти-әнисенең икесе дә янында булуы мөһим, аның өчен бу бит зур вакыйга. Без Дамирә белән бу хакта сөйләштек инде, аңа да үзебезнең күршедә бүлмә броньладым. Аңлашылып тора бит инде, бу сөйләшү минем белән киңәшләшү өчен түгел, ә факт алдына кую гына. «Сөйләштек», «броньладым». Шуның кадәр ачуым чыкты!

– Ә син миннән, синең «бывшаяң» белән ял итәргә теләгем барлыгы турында сорадыңмы соң? – дидем, тавышымны күтәрмәскә тырышып.

– Нәрсә сорап торасың инде монда, матурым? Сүз бала турында бара. Син бит зур кеше, Диләрә хакына ун көнгә түзәрсең, – ди бу, теге, юләрсемәкләргә болай да аңлаешлы нәрсәне аңлаткан тон белән.

Түзәрсең. Әйтерсең мин, ирем белән ел буе көтеп алган ялымның аның аерылган хатыны янәшәсендә уздыру «бәхете» өчен түгел, ә кунакханәдәге сөлге зурлыгы өчен көйсезләнәм!

Иремнең кызы Диләрәне яратам мин, сүз дә юк. Сигез яшьлек, нормальный, аралашучан кыз. Ильяс белән мөнәсәбәтләребезнең башында ук дуслаштым мин аның белән. Икесенең аралашуын беркайчан да чикләмәдем, Диләрә кайчан тели, шунда безгә килә, каникулларында атналар буе тора, китәсе дә килми, бергәләшеп циркка, кинотеатрларга, зоопаркка барабыз. Әгәр дә балага әтисе белән рәхәт һәм уңайлы икән, ешрак күрешсеннәр, икәүләшеп кайларга булса да барсыннар – мин «за» гына.

Әмма, мәсәлән, мин өйдә утырсам яки иптәш кызларым белән барсам һәм ул отпускасында кызы белән аерым ял итсә – бер хәл. Ә аның аерылган хатыны, уртак балалары белән тату гаилә рәвеше ясап ун көн бергә ял итү – бөтенләй башка нәрсә. Шуңа, ул кичне тавыш күтәрми генә, йокларга яттык. Ә иртәгәсен, әйтерсең инде барысы да хәл ителгән, Дамирә үзе миңа шалтырата:

Фото: ясалма интеллект

– Ләйсән, сәлам! Мин монда экскурсияләр турында уйладым әле, бәлки бөтен җиргә барыбыз бергәләшеп йөрербез, Диләрәгә дә күңелле булыр иде, – ди бу, әйтерсең аның белән ял итү шатлыгыннан һавага сикергән подружкасы белән сөйләшә. – Аннары, ашаганда бер өстәл артында гаилә белән утырсак яхшы булыр иде, кызыбыз үзен бәхетле хис итәр иде.

Мин көчкә трубканы ташламадым. Эчемдә кайнаса да: «Дамирә, мин әле сезнең белән бергә бару мәсьәләсен хәл итмәдем, бәлки, бармам да», – дидем, тыныч сөйләргә тырышып.

– Ой, син нәрсә инде, Ләйсән, уйлама да бармаска, Диләрәнең барыбыз белән дә ял итәсе килә. Истәлеккә фотоларга төшәрбез, бала өчен якын кешеләренең бергә булуы мөһим, син дә безнең гаиләнең аерылмас өлеше бит хәзер, – дип, бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Чөнки аның сүзләрендә астан гына көлү ярылып ята бит.

Әйтмим, аерылганнан соң да әтиә-нисенең дус булуы бала өчен әйтеп бетергесез рәхәттер. Тик, әти-әни дуслыгы белән, яңа хатын катнашында гаилә ялы – икесе ике нәрсә. Мин бу түбәнсеткеч комедиядә катнашырга теләмәдем. Ирем белән тагын сүз кузгаттым. Минәйтәм, бәлки Диләрә белән әтиле-кызлы башка вакытта барырсыз, рәхәтләнеп ял итәрсез, ә без синең белән башка датага күчерик һәм планлаштырганча икәү ял итәрбез, дим. Бу кабынып китте:

– Син нәрсә, мин берүзем баланы чит илгә алып барыйммы? Ә берәр хәл килеп чыкса? Дамирә дә янда булмый?

Соң, минәйтәм, син дә бит бала-чага түгел, әти кеше. Нишләргә кирәген белерсең, миллионлаган әтиләр балалары белән шулай ял итә. «Син үзеңнең көнчелегең аркасында бөтен отпуск ялын бозарга җыенасыңмы? Курыкма, Дамирә мине синнән тартып алырга җыенмый, ул бары тик балага рәхәт һәм тыныч булуын тели», – димәсенме!

Менә шул «көнчелегең» сүзе соңгы тамчы булды. Бөтенләй урынсыз дип әйтмим мин аны, анысы да бар, әйе. Ә кемдә булмас иде?! Ирләр беркатлы диимме соң, тартып алырга җыенмый, ди. Әйе, шулайдыр. Хатын-кызның ул ягын аңламыйлар ирләр. Дамирә минем күңелемә көнчелек, шикләнү хисләрен тудыру өчен барысын да эшләячәк ул ялда. Шуннан да уңайлы урын юк бит инде андый астыртын эшләр өчен! Ирләр шуны аңламый.

– Эш көнчелектә түгел, Ильяс. Эш – Дамирә белән синең минем артта барысын да хәл итүегездә. Ә миңа сезнең карарыгыз белән яки килешергә, яки бала хакына да түзәргә теләмәгән йөрәксез стерва булырга гына калган. Син бит миннән алар белән ял итәргә теләгем барлыгын да сорамадың.

– Мин сине каршы булырсың дип уйламадым да. Дамирә сиңа нәрсәсе белән комачаулый инде? – дип җилкәсен җыерды.

Әйтәм бит, туң баш! Шуны да аңламагач! Ярар алайса, аңламасаң, дидем дә, үземнең Төркиягә броньне ябып, аерым юллама оформлять иттем. Алтайга – шул ук көннәргә, берүземә. Шуның кадәр күңелемдә төрле хисләр бөтерелде, барысыннан еракта, ялгызым буласым килде. Моны белгәч, Ильясның күзләре маңгаена менде. «Син чынлап та берүзең барасыңмы? Махсус катлауландырасыңмы барысын да?» – диде. Минәйтәм: «Юк, мин киресенчә, җиңеләйтәм. Синең ялыңны кызың һәм аның әнисе белән үткәрәсең килдеме – рәхим ит, сине беркем дә тотмый. Һәм монда бернинди көнләшүнең дә катнашы юк, рәхәтләнеп дус һәм тату гаилә булып ял итегез», – дидем.

Ильяс берни дәшмәде, тынып калды. Ул, ниһаять, минем буш урында көнчелегем түгел, ә аның аерылган хатыны белән чикләрне тоташтырырга теләмәвем турында әйтүемне аңлады бугай.

– Моннан соң, икебезгә кагылышлы берәр нәрсә планлаштырганда, мине болай факт алдына куйма. Алдан минем белән киңәшләшүеңне үтенәм, – дидем.

Фото: ясалма интеллект

Ильяс, шулай итеп, Төркиягә Дамирә һәм кызы Диләрә белән очты. Ә мин Алтайга. Һәм, белсәгез иде, шундый рәхәтләнеп ял иттем. Беркемнең җаена торасы юк, көйлисе юк. Җан рәхәте. Ирем генә тынгылык бирмәде, көненә әллә ничәшәр шалтыратып, озак итеп сөйләшеп... Менә аның ялы – ял булмады инде. Дамирә белән бөтенләй сөйләшмәслек булып кайттылар, нишләгәннәрдер, сорашмадым да. Ильяс кына, башка аның белән беркая да бармаячагы турында әйтеп куйды.

Ә ирем белән утырып сөйләштек. Җитди итеп. Тагын шундый хәл була икән, ялларыбыз гына аерым түгел, тормышларыбыз да ике юлдан китәчәк, дидем.

Булды, рәхмәт, кызлар тыңлавыгызга. «Яшел Үзән»гә язып чыксагыз, әни укып шаккатыр инде.

Шалтыратучыбыз соравы буенча, исемнәрне үзгәрттек.


Нет комментариев