Бәйрәм мәйданында районыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм халык иҗатын чагылдырган матур мохит булдырылды. Чара кунакларына татар халкының кунакчыллыгын, кул эшләренә булган мәхәббәтен һәм көзге муллыкны күрсәтергә тырыштылар.
Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан көзге нигъмәтләрдән торган күргәзмә әзерләнде. Төрле яшелчә-җимешләрдән, табигать бүләкләреннән торган күргәзмә бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәде. Көз – уңыш җыю, хезмәт нәтиҗәләренә сөенү чоры булуын күрсәтеп, табын күрке булган нигъмәтләрне тәкъдим иттеләр. Шулай ук бәйрәм кунакларына чигү буенча мастер-класс күрсәтелде. Катнашучылар татар хатын-кызларының борынгыдан килгән кул эшләре белән таныштылар, чигү серләрен өйрәнделәр һәм үз куллары белән иҗат итеп карау мөмкинлегенә ия булдылар.
Бәйрәм мәйданына килгән кунакларны «Капкалы уеннар» белән каршы алдылар. Милли уеннар, җыр-биюләр һәм күңелле аралашу бәйрәмнең күтәренке кәефен тагын да арттырды. Балалар да, өлкәннәр дә уеннарда теләп катнашты. Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
– Мондый зур бәйрәмнәрдә катнашу – безнең өчен зур куаныч. Мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе – халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли уеннарын, кул эшләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклап, аларны яшь буынга җиткерү. Бүген без Яшел Үзән халкына һәм шәһәр кунакларына үзебезнең милли мәдәниятебезнең бер өлешен күрсәтергә тырыштык. Көзге нигъмәтләрдән торган күргәзмәбез дә, чигү буенча мастер-классыбыз да, капкалы уеннарыбыз да зур кызыксыну уятты. Кунакларның ихлас елмаюларын, уеннарда теләп катнашуларын күрү безнең өчен иң зур бәя булды.
Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы җыр-моңга, милли уеннарга, иҗатка һәм күңелле аралашуга бай булды. Яшел Үзәндәге бәйрәмдә катнашып, мәдәният хезмәткәрләре дә туган ягыбызның мәдәни мирасын һәм татар халкының бай традицияләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүгә үз өлешен кертте.
Нет комментариев