Татарстанның Лаеш районында Казан — Оренбург — Боровое Матюшино автомобиль юлының бер өлешен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда хәбәр ителә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина
Тендерда җиңүче подрядчыга юлның 5+712 чакрымыннан 9+070 чакрымына кадәрге өлешен, ягъни 3,3 километр юлны ремонтларга туры киләчәк. Әлеге эшләрне башкаруга 2,4 миллиард сум акча каралган.
Заказчы булып «Юл эшләре программаларын финанслау дирекциясе» дәүләт бюджет учреждениесе тора. Тендерга йомгакны 15 декабрьдә ясарга планлаштыралар. Контрактны үтәү вакыты 2027 елның 20 декабренә кадәр билгеләнгән.
Тендер документларында башкарылган эшләргә гарантия сроклары да күрсәтелгән. Асфальт-бетон өслекнең аскы катламына — биш ел, өске катламына — ике ел, цемент-бетон өслеккә — сигез ел гарантия биреләчәк. Ә су үткәргеч торбалар өчен гарантия вакыты алты ел тәшкил итәчәк.
Вечерняя Казань
Нет комментариев